17 сентябрьдә "Сабантуй" стадионында "Милләтләр кроссы-2022" Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында "Татарстан кроссы-2022" массакүләм йөгереше узды. Узышлары түбәндәгечә бүленде:
- 8 яшь һәм аннан кечерәк (малайлар-1000, кызлар-500) м.
- 9-10 яшь - малайлар 1000 м., кызлар-1000м.
- 11-12 яшь - егетләр-1500м., кызлар-1000м.
- 13 яшь -15 яшь (егетләр-1500 м., кызлар-1000м.)
- 16-17 яшь (егетләр-2000м., кызлар-1500 м.)
- 18-29 яшь (ир – атлар, хатын-кызлар) - 1000м.
-30 - 39 яшь (ир – атлар, хатын-кызлар) - 1000м.
-40 яшь - 49 яшь - (ир – атлар, хатын-кызлар) - 1000м.
-50 яшь һәм аннан олырак – (ир-атлар, хатын-кызлар) - 500м.
- Гаилә йөгереше (Әти, әни һәм 10 яшькә кадәрге бала)- 500м.
Ярышта 365 кеше катнашты, иң яхшы нәтиҗәләр буенча, җиңүчеләр спорт бүлегеннән грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
