17 һәм 18 сентябрьдә «Юбилейный» Боз сараенда 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында «Шешмаойл» идарә компаниясе призларына турнир узды, турнирда «Корыч ябалаклар»-Чирмешән, «Кара пантералар»-Байлар Сабасы, «Олимп»- Мамадыш, «Ледок»-Нурлат командалары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча:
1 урын «Ледок»-Нурлат
2 урын «Корыч ябалакләр»-Чирмешән
3 урын " Олимп» - Мамадыш
4 урын "Кара пантерлар" - Байлар Сабасы
Ачылышта барлык командалар да татлы бүләкләр алдылар (бавырсак), ә турнир ахырында барлык катнашучыларга медальләр, ә командага кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. Чирмешән лицееның 7 а сыйныфында укучы Газимов Ранель иң яхшы һөҗүмче итеп танылды.