Үзәк балалар китапханәсендә кече сыйныф укучылары өчен экологик викторина үткәрелде. Чарада «Уртак йорт» дип исемләнгән, әйләнә-тирә мохитне саклау, урман кыйммәтләре һәм урман ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану, эчә торган су һәм аның сыйфатлары турында мәгълүмати әңгәмә алып барылды. Балалар викторинада катнаштылар. Яшь укучылар райондагы экологик хәлне яхшырту буенча киңәшләр һәм теләкләр калдырдылар, аннан сон бу кәгазь яфраклардагы теләкләр «экологик Теләк агачы»на ябыштырылды.