26 сентябрьдә "Мәктәп - куркынычсызлык территориясе" исемле форум узды

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

26 сентябрьдә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, мәктәп ата - аналар комитетлары рәисләре өчен "Мәктәп - куркынычсызлык территориясе" форумы үтте. Форум эшендә мөһим проблемалар каралды: балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен кору, уңайлы белем бирү мохитен булдыруда класс җитәкчесенең роле, хокук бозуларны һәм  тәртипне, юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау. Форумның спикерлары - Казан шәһәре вәкилләре: Солтанова М. Р. - нейропсихолог, "Мәгарифне үстерү институты" дәүләт өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе өлкән укытучысы, З.Ф. Нафиева - практик психолог. Чирмешән урта мәктәбенең 1нче сыйныф җитәкчесе Юрина Н. В., район ата-аналар советы рәисе Ханова Д. Д. комитет эшчәнлеге турында сөйләде. Хокук бозуларны профилактикалау проблемалары турында  полиция бүлеге начальнигы урынбасары - Пешков И. Н., ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Шакуров Р. Р. юл хәрәкәте иминлеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International