2022 елның 30 сентябрендә район башлыгы кабинетында Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә кандидатураларны карау буенча конкурс комиссиясе утырышы булды.
Утырышны район башлыгы урынбасары Җамалтдинов Габдерәшит Мөдәрис улы алып барды. Утырышта комиссия әгъзалары Латыйпов Айрат Камил улы - Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе һәм Сөләйманов Рәис Әхтәм улы - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты катнашты.