Бүген район мәдәният йорты бинасында Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды.
Көн тәртибендә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турындагы мәсьәлә каралды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Гарипов Илнур Мәхмүт улы катнашты. Илнур Мәхмүт улы үз чыгышында Татарстан Республикасы җитәкчелеге Айбатов Рамил Тәлгать улы кандидатурасын яклауны сорады.
Шулай ук утырышка Президент Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы федераль органнары җитәкчеләре, Казан шәһәрендәге "Чирмешән якташлары" иҗтимагый оешмасы рәисе, район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, район палаталары рәисләре, район прокуроры һәм судьясы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигы, "Безнең Чирмешән" газетасының баш мөхәррире, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре чакырылган иде.