Районның иң өлкән акушеры – Надежда Бочкарева юбилеен билгеләп үтте.
Әлмәт районы кызы Надежда Арсентьевна яшьтән үк медицина хезмәткәре булу, авыруларга ярдәм итү турында хыяллана. Һөнәр үзләштергән яшь белгечне юллама буенча Шешминка авылындагы врачлык амбулаториясенә эшкә җибәрәләр. Яшь белгеч авыл егете Николай Ильичка тормышка чыгып, шунда төпләнеп кала. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр.
Надежда Арсентьевна күптән лаеклы ялда булса да, үзенең яраткан эше белән әле дә кызыксына, мәкаләләр, китаплар, газеталар укый, акушерлык темасы буенча фикер алышырга ярата.
Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов Надежда Бочкареваны юбилее белән котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Айбатов исеменнән котлау ирештерде, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.