Чирмешән муниципаль районында Бөтенроссия һәм республика мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы старт алды

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

2022 елның 10 ноябреннән Чирмешән муниципаль районында Бөтенроссия һәм республика мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы старт алды. Олимпиадалар районның база мәйданчыкларында 28 фәннән узачак. Муниципаль этапта олимпиадаларның мәктәп этабы җиңүчеләре һәм призерлары катнаша ала. Олимпиаданың муниципаль этабы 22 декабрьдә тәмамланачак.

10 ноябрьдә физика һәм чуаш теле буенча олимпиадалар үткәрелде. Әлеге олимпиадаларда Чирмешән районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 54 укучысы катнашты. Нәтиҗә 2022 елның 15 ноябрендә предмет комиссиясе тикшергәннән соң билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International