Авыл хуҗалыгы ярминкәләре халык арасында һәрвакыт популяр булды һәм шулай дәвам итә, алар сатып алучыларны һәм фермерларны берләштерә. Чөнки ярминкәләр халыкның арзан бәядән, базар бәяләреннән, кибетләрдәгегә караганда арзанрак товар сатып алу мөмкинлеге булсын өчен булдырылган иде.
Чирмешән муниципаль районында ял көне ярминкәләре уза. Үз продукциясен җирле фермерлар, районда эре җитештерүчеләр тәкъдим итә. Биредә азык-төлек продуктлары гына түгел, трикотаж эшләнмәләре, киез итекләр дә сатып алырга мөмкин. Ит продукциясенә ихтыяҗ зур. Сыер ите уртача 450 сум, үрдәк ите 650 сум тора. Ярминкә ачылуга килгән беренче сатып алучылар, нигездә, пенсионерлар.
Ярминкәдә Лашман авылында сугым цехының ит продукциясен күпләр белә. Сыйфатлы һәм экологик чиста ит белән кооператив ярымфабрикатлар җитештерүне җайга салдылар. Пилмәннәр, ходец, фарш, тутырма һәм тәмле өй казылыгы, голубцы, котлетлар - ун төр ярымфабрикатка ихтыяҗ зур. Аны Чирмешән районы халкы гына түгел, читтә дә беләләр.
Чирмешәндә ярминкәләрне оештыру эше дәвам итәчәк. Планда товарлар ассортиментын арттыру гына түгел, хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру да, ә монда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре дә ярдәм итәчәк.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы.