Чирмешән авыл җирлеге советы утырышы

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Бүген, 2023 елның 31 гыйнварында, Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Чирмешән авыл җирлеге Советының егерме сигезенче утырышы узды. Утырышны район башлыгы Рамил Айбатов алып барды.

Түбәндәге мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде:

1.Халыкка транспорт хезмәте күрсәтү өчен шартлар тудыру һәм район чикләрендә җирлекләр арасында халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру буенча вәкаләтләрнең бер өлешен кабул итү турында.
2.Чирмешән муниципаль районы Чирмешән авыл җирлеге Советының «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Чирмешән авыл җирлеге бюджеты турында» 2022 елның 15 декабрендәге 75 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында.
3.«Үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы җирле үзидарә депутатларының, сайланулы вазыйфаи затларының, Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Контроль-хисап органнары рәисләренең, муниципаль хезмәткәрләренең хезмәт өчен түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары турында» Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Советының 2018 елның 26 апрелендәге 123 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
4.Чирмешән муниципаль районы Чирмешән авыл җирлеге Советының «Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Чирмешән авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү өлкәсендә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру турында" 2022 елның 18 февралендәге 55 номерлы карары үз көчен югалтуын тану хакында.
5.Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «Чирмешән авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге депутатының 5 нче сайлау округы буенча вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International