«Шаяннар һәм тапкырлар клубы» фестивале дәвам итә

2023 елның 3 феврале, җомга

ТР Чирмешән муниципаль районы эшче контингенты арасында «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» фестивале дәвам итә.

Район фестиваленең өченче зона туры 1 нче февральдә, Бәркәтә авыл мәдәният йортында узды.

Өченче турда Түбән Кәминкәнең "Куршеләр", Туймәт авыл җирлегенең "Юмор ит тарткычы", Бәркәтә авылының "Көле Virus" командасы, Югары Кәминкәнең "Без бит авыл кызлары" командалары көч сынашты.

Район фестивале традициясе буенча уеннар программасы өч өлештән торды: «Сәламләү», «Разминка», «Өй эше», ул быел авыл темасына багышланды.

Командалар залны беренче минутлардан юмор һәм көлке белән тутырдылар.

«Сәламләү» конкурсы вакытында һәр команда  авыл тормышына кагылышлы теманы үзенчә яктыртты.

Сорау-җавап көлке һәм оригиналь -  «Разминка» конкурсының максаты шундый. Бу конкурста команда әгъзалары акыл һәм осталык белән балкып тордылар.

Һәм, әлбәттә "Өй эше" командаларның музыкаль чыгышын үз эченә алды. Алар ил тормышы темасын җырлар җырлап чагылдырдылар.

Нәтиҗә ясаганда, жюри командаларның экипировкасын, авыл җирлекләре башлыкларының катнашуын, «Авыл буенча юмор белән» КВН фестивале темасы буенча чыгыш ясауны, регламентның үтәлүен исәпкә алды.

Судьялар коллегиясе карары буенча финалга ике команда узды, болар: «Көле Virus»  һәм "Юмор ит тарткычы" командалары.

Районның "КВН" фестиваленең чираттагы зона туры район мәдәният йортында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International