Чирмешән кадет интернат-мәктәбе укучысы Гуслякова Анастасия йөзү буенча абсолют рекорд куйды

2023 елның 3 феврале, җомга

Бүген, 2023 елның 3 февралендә Лашман урта мәктәбендә Чирмешән районы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында йөзү буенча район беренчелегенә ярыш узды.

Ярышларда районның 11 мәктәбеннән 85 бала катнашты. Чараның тантаналы ачылышында һәм ябылуында мәгариф бүлеге начальнигы О. В. Маркова,  тәрбия эшләре буенча мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Ф. М. Рәхимҗанова, Лашман урта мәктәбе директоры И. Н. Шәйдуллин, ярышларның баш судьясы, Лашман урта мәктәбенең физик культура укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Ф. Т. Билалов сәламләделәр.

Укучылар өч дистанциядә - ирекле стильдә, аркада һәм брасс белән йөзүдә көч сынаштылар.

Чирмешән кадет интернат-мәктәбе укучысы Гуслякова Анастасия йөзү буенча абсолют рекорд куйды.

Чирмешән лицее, 1нче Чирмешән урта мәктәбе, Чирмешән кадет интернат-мәктәбе, Ульяновка, Әккәрәй, Лашман, Яңа Элмәле, Иске Кади мәктәпләре җиңүчеләренә Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.

Урта мәктәпләр арасында команда зачетында Лашман урта мәктәбе командасы җиңүче булды, икенче урында – Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты, өченче урында-Чирмешән лицее. Төп мәктәпләр арасында Түбән Кәминкә - беренче, икенче урында Иске Котыш мәктәбе укучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International