Парламент дәресләре – 2023

2023 елның 4 феврале, шимбә

2023 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыклары һәм тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район методик берләшмәләре җитәкчеләре белән Парламент дәресләре – 2023 оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча очрашты. Чарада район мәгариф бүлеге  башлыгы Маркова О. В. һәм Күтәмә урта мәктәбенең тарих укытучысы Миронов А. В. катнашты.

Республика педагоглары өчен онлайн трансляция оештырылды һәм парламент дәресләрен әзерләгәндә куллану өчен мәгълүмати һәм методик материаллар урнаштырылды. Быел Парламент дәресе Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап «Без – Россия гражданнары» темасына игълан ителгән .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International