Әмир башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы тәрбиячесе Яруллина Ләйсән Рөстәм кызы "Ел тәрбиячесе-2023" республика һөнәри осталык конкурсында "Тәрбия һәм укыту туган телдә булган төркем тәрбиячесе» номинациясендә Татарстан Республикасының иң яхшы ун тәрбиячесе исемлегенә керде. Ул 14-17 мартта Казанда узган конкурс финалында катнашты. Анда конкурсның зона этабы барышында сайлап алынган 30 кеше катнашты: 20се «Ел тәрбиячесе» номинациясендә, 10сы «Тәрбия һәм укыту туган телдә булган төркем тәрбиячесе» номинациясендә. Конкурс финалында өч йомгаклау сынавы тәкъдим ителә: мастер-класс; балалар белән педагогик чара; түгәрәк өстәл.