«Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле урта мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге белем бирү үзәкләре ачылда.
Үзәкләрне ачуда Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Җамалтдинов Илдар Мөдәррис улы, мәгариф бүлеге начальнигы Маркова Ольга Владимировна, төзелеш компаниясе начальнигы Мөхәммәтҗанов Инсаф Исмәгыйль улы катнашты.
Тантаналы чара кунаклары барлык катнашучыларны мәктәп тормышындагы бу вакыйга белән котладылар һәм укучыларга фән өлкәсендә һәм проект эшендә әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешергә теләделәр. Үз чыгышларында мәктәп директорлары «Үсеш ноктасы» үзәкләренең табигый фән һәм технология грамоталылыгын, проект эшчәнлеген, балаларның, педагогларның, ата-аналарның иҗади һәм социаль үз-үзләрен тормышка ашыруын үстерү өчен мөһим булуын һәм мәктәп укучыларында заманча компетенцияләр һәм күнекмәләр формалаштыруны тәэмин итәргә тиешлеген билгеләп үттеләр.
Үзәкләр ярдәмендә район мәктәпләре укучылары үзләренә яңа мөмкинлекләр ачып, һәрьяклап үсә алачак.