Район балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучысы Вилданов Фәйзелхак Габделхак улы Пушкин картасы программасы буенча "Мин дөньяны матур итеп күрәм" темасына кызыклы мастер-класс үткәрде. Чарада катнашучылар мольбертлар артында үзләрен чын рәссамнар кебек хис иттеләр, алар җәйге чәчәк бәйләме рәсемен язды. Мастер-класста балалар җәйге чәчәк бәйләме сурәтләнгән акварель белән иллюстрация ясарга өйрәнделәр, акварель техникасы турында сөйләштеләр, композиция өстендә эшләделәр һәм, әлбәттә, бу материал белән эшләгәндә яшь рәссамнар очрата торган типик хаталарны карадылар.