ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә балалар һәм яшьләрне «Алдынгылар хәрәкәт» бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте эшчәнлеге белән таныштыру эше дәвам итә. Барлык муниципаль берәмлекләр буенча «Алдынгылар вакыты» яшьләр автобус туры уза. 27 сентябрьдә безнең район модераторлар каршы алды. Потенциаль катнашучыларны хәрәкәткә җәлеп итү, планлаштырылган проектларны һәм чараларны яктырту өчен мәктәп укучылары һәм аграр техникум студентлары белән очрашу оештырылды. Балалар сәнгать мәктәбе көн дәвамында 300дән артык катнашучыны кабул итте.
Модераторлар балалар өчен кызыклы, бай программа оештырдылар.
Чараны Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Надежда Габдрашидовна Гомәрова ачты. Ул яшьләр өчен яңа хәрәкәтнең мөһимлеген ассызыклады, район һәм тулаем ил файдасына иҗади хезмәт алып барырга чакырды. Катнашучыларны "Алдынгылар хәрәкәте" нең җирле бүлеге җитәкчесе сәламләде. Гөлшат Мәүлит кызы балаларны һәм яшьләрне активистлар һәм битараф булмаганнар командасына кушылырга чакыра. Эш программасы тәмамланганнан соң оештыручылар өчен Чирмешән туристлык маршруты буенча эчтәлекле экскурсия үткәрелде. Кунаклар бик канәгать калдылар. Чирмешәннең кунакчыллыгын билгеләп үттеләр.