Яшь белгечләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Безнең яңа укытучы" грантында катнашачак

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

2023 елның августында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы 0 елдан 3 елга кадәр эш стажы булган яшь укытучылар өчен «Безнең яңа укытучы» грантына документлар кабул итү турында игълан итте. Грант алу өчен җитди конкурс үтәргә кирәк.

Тестлар һәм әңгәмәләр ярдәмендә комиссия һөнәри яраклылык дәрәҗәсен, оештыру һәм башка сәләтләрне тикшерә. Моннан тыш, яшь педагоглар дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру ысулларын һәм технологияләрен куллану буенча индивидуаль проект тәкъдим итәргә тиеш. 3 октябрьдә сынауларның соңгы этабына әңгәмә узды.

Ббезнең районнан бу этапка 5 конкурсантның 4се кертелгән: Камалова Зөлфия Фәнил кызы -Чирмешән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы; Галәветдинова Регина Илдус кызы - Чирмешән лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы; Хөснетдинова Ландыш Илһам кызы - 1 нче Чирмешән урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы; Долгова Мария Николаевна -  Яңа Элмәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Яшь белгечләребезгә грант алуда уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International