"Укытучылар көне"  алдыннан район мәктәпләре укучылары "Чын күңелдән" дигән котлау акциясе үткәрделәр

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

5 октябрьдә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне һәр укучы яраткан укытучыларына иң игелекле, иң җылы сүзләр әйтә.

Әлеге бәйрәм алдыннан район мәктәпләре укучылары "Чын күңелдән" дигән котлау акциясе үткәрделәр.
Акциянең максаты - балаларның берничә буынын тәрбияләгән, мәктәпкә һәм укучыларга үз җаннарының бер өлешен биргән кешеләргә рәхмәт белдерү.

Бу якты бәйрәмдә балалар хөрмәтле педагогик хезмәт ветераннарын якынлашып килүче Укытучылар көне белән котладылар, нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләделәр. Һәр укытучыга җылы һәм эчкерсез сүзләр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International