"Туган телдә (чуаш, удмурт, мари, мордва) мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы иң яхшы педагог" республика конкурсының муниципаль этабы

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

«Туган телдә (чуаш, удмурт, мари, мордва) мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы иң яхшы педагог» республика конкурсының муниципаль этабы игълан ителде.

Конкурс туган телдә тәрбияләү һәм укытуны гамәлгә ашыручы, педагогик эшчәнлектә инновацион методикаларны һәм технологияләрне гамәлгә ашыручы иҗади педагогларны ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Муниципаль этапта Чирмешән муниципаль районының чуваш балалар бакчалары тәрбиячеләре катнаша. Җиңүче һәм призерлар конкурсның зона этабында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International