Чирмешән муниципаль районына Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Олег Викторович Морозов һәм Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хөсәен улы Нуриәхмәтов килде.
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Олег Викторович һәм Рөстәм Хөсәен улы белән берлектә район мәдәният йортында район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, бизнес һәм дини оешма вәкилләре белән очрашу үткәрде.
Очрашудан соң Олег Викторович Морозов «Бердәм Россия»партиясенең Чирмешән җирле бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә 4 кеше килгән.
Рамил Тәлгать улы Рөстәм Хөсәен улы белән берлектә Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында булдылар. Анда Халыкара өлкәннәр көне декадасы кысаларында тантаналы чара оештырылды. Район башлыгы интернатта яшәүчеләргә ныклы сәламәтлек теләде һәм Чирмешән районы файдасына күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Чарада шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Вәгыйз кызы Моксинова, район ветераннар советының иҗтимагый оешмасы рәисе Миләүшә Тауфик кызы Батыршина, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чирмешән муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Рушания Солтан кызы Әхмәдуллина катнашты.
Район мәдәният йорты коллективы бәйрәмне җырлары белән бизәде.