Чирмешән районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатовның Укытучылар көне белән котлавы

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләре, өстәмә белем бирү укытучылары һәм педагоглары, педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар, тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге барлык хезмәткәрләр көне белән котлыйм!

Районыбызның 26 мәгариф учреждениесендә 318 педагог 1909 укучыга белем бирә, балалар бакчаларында 74 педагог эшли, алар 473 бала тәрбияли.

Тәрбияче булу - җаваплы һәм авыр хезмәт. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә балаларда характер нигезләре салына, шәхес формалаша, талантлар ачыла. Балаларыбызның киләчәк үсеше Сезнең профессиональлегегезгә һәм зирәклегегезгә бәйле. Сезнең ярдәмегез белән алар дөньяны танып беләләр, аралашырга һәм җәмгыятьтә яшәргә өйрәнәләр.

Хөрмәтле укытучылар! Сезнең кулда – илебезнең киләчәге. Һәр укучы - Сезнең җаныгызның бер өлеше. Сезнең армый-талмый эшләвегез аркасында безнең балалар укытуда, спортта һәм сәнгатьтә уңышларга ирешәләр, олимпиадаларда, ярышларда һәм конкурсларда призлы урыннар яулыйлар.

Соңгы елларда мәгариф өлкәсенә мәктәпләрнең, балалар бакчаларының матди - техник базасын үстерүгә, бигрәк тә аларны мәгълүматлаштыруга җитди матди инвестицияләр кертелә; укытучыларның һөнәри үсеше һәм уңайлы эше өчен кирәкле шартлар тудырыла. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка Мәгариф өлкәсендә федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашырган өчен, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Өлфәт улы Магановка грант ярдәме өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Районыбыз яшьләрен укыту һәм тәрбияләү эшенә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен рәхмәт сүзләре бүген безнең кадерле, хөрмәтле мәгариф системасы ветераннары өчен дә яңгырый. Сез һәрвакыт барлык яшь педагоглар өчен маяк булырсыз, чөнки берничә буынны тәрбияләү һәм укыту сезнең өлешегез бернәрсә белән дә чагыштырырлык түгел.

Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре! Халыкара Укытучылар көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез! Хәзерге дөньяда артык белем юк, һәр яңа осталык – ул шәхси офыкларын киңәйтү, үз уңышын төзү мөмкинлеге. Бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек! Бәйрәм белән!

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International