Бүген район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды, анда өстәмә һәм урта һөнәри белем бирү укытучылары, тәрбиячеләр һәм педагоглар чакырылды.
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Николаевна Рыбакова, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Миңсәгыйт улы Җамалетдинов, мәгариф бүлеге башлыгы Ольга Владимировна Маркова район педагогларына лаеклы бүләкләр тапшырдылар.
Рәсми чара тәмамлангач, педагогик тармак ветераннарын, уллары һәм ирләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның аналарын һәм хатыннарын хөрмәтләү тантанасы узды.