"Беренчеләр хәрәкәте" Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенә багышлау чарасы

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Чирмешән муниципаль районында Беренчеләр  хәрәкәтенә кабул итү тантанасы булды. 

Бу чараның максаты - яшьләрне Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең актив эшчәнлегенә аңлы рәвештә кертүгә мотивацияләү һәм җәлеп итү.

12 остаз һәм 30 катнашучы-укучы беренчеләр  булды. Алар үзләре өчен бу җитди адымны ясарга, "Беренчеләр хәрәкәтенә" кушылырга карар иттеләр.

Тантаналы чарада Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов, "Беренчеләр хәрәкәт" Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге баш белгече Кирилл Алексеевич Костылев, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Вәгыйз кызы Моксинова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Ольга Николаевна Галиева, "Беренче хәрәкәт" нең җирле бүлеге җитәкчесе Гөлшат Мәүлет кызы Җамалтдинова катнашты.

Рамил Тәлгать улы балаларны зур командага берләшергә, фикердәшләре белән бергә алга  барырга, район һәм бөтен ил файдасына һәрьяклап үсеш кертергә чакырды.

Гөлшат Мәүлет кызы балаларны котлады һәм әлеге вакыйганың уникальлеген билгеләп үтте, шулай ук район башлыгына һәм социаль блокның барлык җитәкчеләренә Чирмешән районында беренчеләрдән булып хәрәкәтне үстерүгә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International