11 октябрьдә Чирмешән лицее базасында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе узды.
Киңәшмәнең төп эш темасы - яңа уку елында тәрбия программасын тормышка ашыру. Мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Владимировна Маркова районның мәгариф оешмаларында патриотик тәрбия, хокук бозуларны профилактикалау һәм тәрбия программасы модульләрен гамәлгә ашыруга кагылышлы сораулар белән чыгыш ясады. Ивашкино, Әккәрәй,Яңа Элмәле, Кармыш мәктәпләре директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары тәрбияләүнең эш программасын тормышка ашыру, профилактика исәбенең барлык төрләрендә торучы балигъ булмаганнарны өстәмә белем белән тәэмин итү, ЮИД түгәрәгенең эшен оештыру турында хисап тоттылар.
2 нче Чирмешән урта гомуми белем бирү мәктәбенең директор урынбасарыГаниева Энҗе Зинур кызы мәктәпне тәрбияләү программасының вариатив модульләрен тәкъдим итте.