Хөрмәтле Чирмешән районы юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Сез көн саен үз хезмәтегез һәм осталыгыгыз белән юллар, күперләр һәм урам-юл челтәре объектларын төзисез, төзекләндерәсез һәм тәртиптә тотасыз.
Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка юл тармагына ярдәм итү буенча федераль һәм республика программалары өчен рәхмәт белдерәбез.
Бу дәүләт бәйрәме Сезнең һөнәрегезнең кирәклеген һәм әһәмиятен тагын бер кат раслый.
Барлык юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, хезмәт уңышлары, бәхет һәм иминлек телим!
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов