Чирмешән районында мәгариф бүлеге һәм мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләре тарафыннан көзге "Игелек ярминкәсе" оештырылды

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

Традицион хәйрия "Игелек ярминкәсе" махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгән чирмешәнлеләр өчен гуманитар ярдәм җыюга юнәлдерелгән.

Хәйрия ярминкәсендә катнашучы һәркем сатып алынган продукцияне яхшылык өстәленә куя ала. Яшелчәләр, варенье, консерва һәм башка күп нәрсәләр Игелек өстәленнән безнең сугышчыларга  китереләчәк.

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов гаиләсе белән ярминкәгә килеп, игелек өстәле өчен продукция сатып алды. Район башлыгы игелек ярминкәсендә актив катнашучыларга: ата-аналарга, педагогларга, мәгариф һәм мәдәният бүлеге, Совет һәм башкарма комитет хезмәткәрләренә, район халкына рәхмәт белдерде.

Хәйрия ярминкәсенә Чирмешән районының үзәк клуб системасы хезмәткәрләре һәм «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә кушылды

Район мәдәният йорты хезмәткәрләренең бәйрәм кәефе бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International