2024 елның 12 апрелендә Чирмешән муниципаль районында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Комиссия утырышы Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе урынбасары Җамалетдинов Илнур Минсәгыйть улы җитәкчелегендә узды.
Комиссия утырышында район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры, «Безнеңң Чирмешән» («Наш Черемшан») газетасының баш мөхәррире, районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты.