Яшьләр көне

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Яшьләр көне кысаларында район башлыгы район яшьләре белән очрашу үткәрде, сорауларга җавап бирде һәм аларның теләкләрен исәпкә алды. Яшьләр көненең тантаналы өлеше Гаилә елын символлаштырган флаг тапшыру белән башланды.

Марафонда биш яшь, актив гаилә катнашты. Бәйрәм үткән Яшьләр мәйданчыгында флагны район башлыгы урынбасары Надежда Гомәровага тапшырдылар.

Чарада Чирмешән районының иң актив гаиләләре һәм яшьләре билгеләп үтелде. Бәйрәм барышында хәйрия лотереясе уйнатылды, анда  30га якын билет сатылды. Төп бүләк - 50 литр бензин. Уенның спонсоры - шәхси эшмәкәр Илдар Галәветдинов. Лотерия саткан акчалар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кирәкле әйберләр сатып алуга китәчәк. Бу көнне яшьләр мәйданчыгына килгән кунакларга күңелсезләнергә туры килмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International