"Музейга экспонат бүләк ит"

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

"Музейга экспонат бүләк ит" акциясе кысаларында Чирмешән авылында яшәүче Т.Т. Рәхимҗанов үзенең әтисе, ТАССРның атказанган укытучысы Т. Р. Рәхимҗановның фотографиясен һәм документларының төп нөсхәләрен бүләк итте. Тәлгать Рәхимҗан улы озак вакытлар Чирмешән районының РОНО мөдире булып эшләде һәм мәгарифне һәм тулаем районны үстерүгә зур өлеш кертте. Аның портреты мемориаль үзәк экспозициясендә лаеклы урын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International