Район буенча экологик өмәләр дәвам итә

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә яшәүчеләр, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре берләшеп, иске агачларны кистеләр, чүп-чарны җыйдылар. Бу инде экологик икеайлык башланганнан бирле икенче өмә.

Өмә-территорияне җыештыру гына түгел, ә аралашу, яхшы кәеф, уңай хис-кичерешләр дә ул. Уртак хезмәт берләштерә, ә күренеп торган нәтиҗә — чиста урамнар, ишегаллары, юллар җирле халыкны гына түгел, җирлек территориясенә килгән һәркемне сөендерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International