Күтәмә авыл җирлегендә мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр мәктәп территориясендә һәм балалар уен мәйданчыгында 50 нарат утырттылар. Үсентеләрне утырту процессы балаларны һәм өлкәннәрне берләштерә. Һәм, әлбәттә, балаларыбызның киләчәктә үз хезмәтләренең җимешләренә сокланып карап торулары бик күңелле. Агач утырту - үзең турында истәлек калдыру, тирә-юньдәгеләргә шатлык бүләк итү дигән сүз.