16 апрель көнне балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре өмә оештырды.
Өмә барышында мәктәп каршындагы чәчәк түтәлләренә чәчәкләр утырттылар.
Өмә - җыештыру гына түгел, ә актив гражданлык позициясе формалаштыру, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик хәлне яхшырту да ул.