Аномаль-эссе һава торышы турында шторм кисәтүе
2025 елның 18 апреленнән 23 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аномаль-эссе һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек температурасы нормадан 9-12 градуска югарырак. 18-22 апрельдә максималь температура +21 - +27, 23 апрельдә +17 - +22˚ булачак.