Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов «Курше фест» ишегалды чаралары халык конкурсы башлануын игълан итте. Республиканың һәр кешесе үз ишегалдында төрле вакыйгаларны оештыру өчен 500 мең сумга кадәр акча ала алачак.
Катнашуга оешмалары да, инициативалы гражданнар да чакырыла.
Гаризаны 12 майдан 15 июньгә кадәр dvor.tatar/konkurs сайты аша бирергә мөмкин. Җиңүчеләрне 1 июльдә игълан итәчәкләр, ә проект кысаларындагы акцияләр сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Конкурс «Безнең ишегалды» программасының дәвамы булып тора һәм ил масштабында уникаль дип танылды. Искәртәбез, Чирмешән муниципаль районында 2020 елдан 30 ишегалды төзекләндерелде. Проект ишегалларын тере аралашу урынына әйләндереп, күршеләр арасында яхшы мөнәсәбәтләр ныгытуга юнәлдерелгән!