Бүген, Ленинград блокадасын өзелү көнендә, мемориаль үзәк хезмәткәрләре Чирмешән аграр техникумында камалышта калган шәһәрнең ресурс ныклыгына багышланган дәрес үткәрделәр. «Экологик иминлек» илкүләм проекты идеясе кысаларында Блокада тарихы кискен дефицит шартларында исән калу үрнәге буларак тәкъдим ителде. Экскурсовод Җиһаншина А.И. һәм главный хранитель Якимова Т. А. Ленинградның ничек итеп йомык цикллы икътисад моделенә әйләнүе турында сөйләделәр: һәр утын агачы, һәр китап кешеләр өчен җылылыкка әверелде. Үз гомерләре бәрабәренә орлык коллекциясен-биотөрлелекне һәм илнең киләчәк авыл хуҗалыгы өчен генетик фондны саклап калган галим — селекционерларның батырлыгы экологик җаваплылыкның аерым акты булды. Интерактив барышында студентлар мондый нәтиҗәгә килделәр: блокада турындагы хәтер батырлыкка гына түгел, бәлки ресурсларга сакчыл мөнәсәбәткә һәм киләчәк буыннар өчен табигый һәм фәнни мирасны саклау өчен җаваплылыкка да өйрәтә.