Экскурсия

2026 елның 31 гыйнвары, шимбә

Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында чуаш шагыйре П.В. Афанасьевның музей-йортында экскурсия узды. Балалар чуаш классигы иҗат иткән атмосферага чумып, шагыйрьнең шәхси әйберләре, кулъязмалары, фотосурәтләре һәм китаплары белән таныштылар. Музей хезмәткәре Афанасьевның тормышы һәм иҗаты, аның чуваш әдәбиятына һәм мәдәниятенә керткән өлеше турында сөйләде. Мондый чаралар яшь буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйный, туган телгә, әдәбиятка һәм тарихка мәхәббәт тәрбияли. Алар балаларга күренекле шәхесләр мирасына кагылырга, аларның үрнәге белән илһамланырга һәм үз белемнәрен киңәйтергә мөмкинлек бирә. Бу «Яшьләр һәм балалар» милли проектының бер принцибы булып тора да инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International