2025-2027 елларга исәпләнгән «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Балаларга иң яхшысы» Федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларын заманча укыту һәм тәрбия чаралары белән тәэмин итү планлаштырылган иде. Әлеге чаралар «Ватанны иминлек һәм яклау нигезләре» һәм «хезмәт (Технология)»предметлары буенча төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын нәтиҗәле гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.
Чирмешән районында, әлеге проект кысаларында, уку елы башыннан алып, 18 мәктәптә 4702 953,87 сумлык яңа җиһазлар урнаштырылган. Шулардан 1971167,40 сумга ОБЗР кабинетлары өчен (Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре) һәм 2731786,47 сумга хезмәт (технология) кабинетлары өчен җиһазлар сатып алынган.
Районның 4 мәктәбе – Әккәрәө, Ивашкино, Бәркәтә мәктәпләре һәм 2 нче Чирмешән урта мәктәбе республика бюджеты хисабына да җиһазлар алдылар. ОБЗР һәм хезмәт кабинетларын җиһазлау дәвам итә.
Районның 7 мәктәбе – Иске Кади, Иске Элмәле, Иске Үтәмеш, Иске Котыш, Карамыш, Ульяновка, Югары Кәминкә мәктәпләре 2026 ел дәвамында республика бюджетыннан җиһазлар алачак. 2026 елда районның ике мәктәбе - 1 нче Чирмешән урта мәктәбе һәм Чирмешән кадет интернат-мәктәбе рәсем сәнгате, музыка һәм физика кабинетларына җиһазлар сатып алачак.