18 февральдә балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Юрин В. Г. һәм Сәләхова Г. С. үз укучылары белән «Сандугач сайрар илем» XXIX төбәк балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваленең финал турында «Халык уен коралларында башкаручылар» номинациясендә талантларын һәм осталыкларын күрсәттеләр һәм лауреат булдылар!
Гыйниятуллин Зөфәр-1 дәрәҗә Лауреат 🏆 👏 👏 👏
Лазарчук Тимофей - Дипломант -
Чын күңелдән укытучыларыбызны һәм яшь талантларыбызны әлеге искиткеч казанышлары белән котлыйбыз! Бу уртак хезмәт, үҗәтлек һәм сәнгатькә мәхәббәт нәтиҗәсе. Сезгә яңа якты җиңүләр һәм бетмәс-төкәнмәс илһам телибез!