18 февраль көнне балалар сәнгать мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Бөек мирас» бәйрәм концерты булды.
Мәктәбебезнең яшь талантлары Ватанны саклау, батырлык һәм каһарманлык темасына берләштерелгән классик һәм заманча музыкаль әсәрләрне башкару осталыкларын күрсәттеләр.
Бу бәйрәм буыннарны берләштерә һәм яшьләрдә үз Ватаныбыз өчен җаваплылык һәм горурлык хисе тәрбияли.