24 февральдә Чирмешәндә район Советының киңәйтелгән утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы, Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нуриәхмәтов Рөстәм Хөсәен улы, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары катнашты. Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиевның эш визиты "Озак һәм актив тормыш" милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында республика бюджеты хисабына төзелгән Кара Чишмә авылында яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасыннан башланды. 2025 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә һәрьяклап анализ ясадылар һәм агымдагы чорга төп бурычларны билгеләделәр. Уртак рухи мирасыбызны саклауга өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәм! Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев районның алдынгы кешеләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, намуслы хезмәтләре һәм югары һөнәри казанышлары өчен ведомство бүләкләрен тапшырды, шулай ук Габдрахим Утыз Имәни һәм Мактаулы гражданин премияләре тапшырылды.