24 сентябрьдә 14:00дә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты видеоконференцэлемтә режимында гражданнарны дистанцион кабул итәчәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Консультация авыл җирлегендә яшәүче, социаль яктан якланмаган һәм аз керемле категорияләргә керүче халык, шулай ук авыр тормыш хәлендәге гражданнар өчен ачык булачак.
Кабул итү кысаларында Госкомитет белгечләре ведомство компетенциясе чикләрендәге сорауларга җавап бирәчәк һәм тарифларны дәүләт җайга салу тәртибен аңлатачак. Гражданнар гамәлдәге тарифлар, аларны билгеләү һәм үзгәртү тәртибе, шулай ук актуаль тариф мәгълүматлары белән кайда танышырга мөмкинлеге турында мәгълүмат ала алачак.
Кабул итүдә катнашу өчен Госкомитетка шәхсән килергә кирәкми. Видеоконференциягә компьютер, планшет яки мобиль телефон ярдәмендә мөстәкыйль кушылырга мөмкин. Шулай ук җирле үзидарә органы бинасыннан да катнашырга мөмкин.
«Дистанцион формат ерак авылларда яшәүчеләр өчен консультацион ярдәмне тагын да мөмкин булганча итәргә мөмкинлек бирә. Гражданнарга кызыксындырган сорауга җавап алу өчен Казанга барырга вакыт сарыф итәргә кирәкми. Видеоконференциягә үз авылыңнан ук кушылырга мөмкин», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең урынбасары Лилия Борисова.
Консультацияләр рус һәм татар телләрендә үткәрелә. Гражданнар үзләренә уңайлы телдә сораулар бирә ала.
Дистанцион кабул итүләр Татарстан Республикасында 2022–2028 елларга кеше хокуклары буенча Стратегияне гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла һәм республика халкы өчен хокукый һәм мәгълүмати ярдәмнең мөмкинлеген арттыруга юнәлтелгән.
24 сентябрьдә 14:00дә кабул итүдә катнашу өчен сылтамага күчәргә: https://goskomitet.ktalk.ru/ambn2t8p7snb, үз фамилиягезне, исемегезне, атагызның исемен һәм яшәү урыныгызны күрсәтергә, камераны кабызырга һәм видеоконференциягә кушылырга кирәк.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Госкомитетының рәсми каналына MAX аша кушылыгыз: https://max.ru/id1655200443_gos.