Автоматик штрафларның эш механизмы 2026 елның 1 сентябреннән көченә керде. 2026 елның 2 маендагы 120-ФЗ номерлы тиешле Федераль закон белән түбәндәге административ хокук бозу составлары буенча җаваплылык кертелде.
Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 14.3 статьясының 6-8 өлешләре, 14.6 статьясының 4-6 өлешләре, 14.43 статьясының 4 өлеше, 15.12.2 статьясы буенча административ җаваплылыкка тарту турындагы карарларга шикаятьләр бирү бары тик электрон формада гына, шул исәптән электрон документ формасында, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) бердәм порталы аша гамәлгә ашырыла (Административ хокук бозулар кодексының 30.2 статьясының 3.2 өлеше).
Искә төшерик: штрафлар түбәндәгеләр өчен каралган:
– вакыты үткән товарларны сатканда рөхсәт режимын игътибарсыз калдыру – индивидуаль эшкуарлар өчен һәрбер берәмлек өчен 10 мең сум һәм юридик затлар өчен 20 мең сум;
– тәмәке һәм никотинлы продукциягә минималь һәм максималь бәяләрне бозу – 5 меңнән 500 мең сумга кадәр (көнлек сату күләменә карап);
– «Честный знак»та теркәлмәгән сатучы тарафыннан әлеге продукцияне сату – бер кассада бер ай эчендә уннан артык берәмлек сатылса, 50 мең сум.
Маркировкалау системасы мәгълүматлары нигезендә ГИС МТта теркәлгән административ хокук бозулар ачыкланган очракта, 2026 елның 1 сентябреннән административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарлар, эш кузгатылган зат катнашыннан башка, электрон документ формасында кабул ителә.