2026 елда яшьләр арасында радикализмны, экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалау буенча «Конструктив " Идел буе форумы турында мәгълүмати белешмә

2026 елның 14 сентябре, дүшәмбе

2019 елдан 2024 елга кадәр Татарстан Республикасында ел саен «Конструктив» форумы (алга таба – Форум) үткәрелде. Аның максаты – яшьләрдә һәм дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә, мәгариф өлкәсендә, мәдәният өлкәсендә эшләүче белгечләрдә тәнкыйди фикерләү һәм стресслы хәлләргә бирешмәү күнекмәләрен, вербовкалауга һәм манипуляцияләргә каршы тору өлкәсендәге күнекмәләрне үстерү, мәгълүмати һәм идеологик иминлек өлкәсендә хәбәрдарлык һәм компетенцияләр дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук буллингны профилактикалау, яшьләрне деструктив берләшмәләргә җәлеп итүне профилактикалау, яшьләр мохитендә радикализмны, экстремизмны һәм терроризм идеологиясен профилактикалау буенча күнекмәләрне үстерү иде. 2025 елда Форум яңа форматта узды, Идел буе «Конструктив» форумына әверелде һәм Идел буе федераль округының (алга таба – ИФО) барлык 14 төбәге вәкилләрен экстремизм һәм терроризмны профилактикалау өлкәсендәге заманча чакыруларга яңа чишелешләр эзләү өчен җыйды. Форумны оештыручы – Татарстан Республикасы «Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, ул Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы, Татарстан Республикасында антитеррор комиссиясе аппараты, Россия Федерациясе Президентының ИФОдагы тулы вәкаләтле вәкиле аппараты, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм «Навигатор» яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе ярдәмендә эшли. 2026 елда Идел буе «Конструктив» форумы 11–14 октябрьдә дүрт юнәлеш буенча узачак: «Конструктив.Познавай», «Конструктив.Действуй», «Конструктив.Неформат» һәм «Росмолодежь.Гранты» конкурсы мәйданчыгы. Ул яшьләрнең һәм белгечләрнең мәгълүмати, идеологик һәм психологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләрендә компетенцияләрен үстерү, шулай ук экстремизм һәм терроризм идеологиясен профилактикалау өлкәсендәге белгечләрнең тотрыклы төбәкара бергәлеген формалаштыру буенча үзенең төп миссиясен саклап кала. «Конструктив.Познавай» юнәлеше 18 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләр өчен ачык үстерелешле (белем бирү) программа булачак. Өч көн дәвамында – 2026 елның 12–14 октябрендә – катнашучылар форум эшенә көндезге һәм дистанцион форматларда кушыла алачак. Программа мәгълүмати, идеологик һәм психологик иминлек мәсьәләләренә багышланачак һәм лекцияләрне, дискуссияләрне, интервьюларны, ачык диалогларны һәм эксперт фикер алышуларын үз эченә алачак. Цифр грамоталылыгы, интернет-мошенниклыкка каршы тору, тәнкыйди фикерләүне үстерү, яшьләрне хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итүне профилактикалау, психологик тотрыклылык һәм мәгълүмат киңлегендә иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк. Әлеге юнәлеш нәтиҗәләре буенча катнашучылар тыңлаучы сертификаты ала алачак. «Конструктив.Действуй» юнәлеше 2026 елның 11–14 октябрендә Идел буе федераль округы төбәкләреннән урыннарда профилактик эшчәнлек белән шөгыльләнүче вәкилләр өчен махсуслаштырылган белем бирү программасы форматында гамәлгә ашырылачак. Мәйданчык катнашучылары – кибердружиналар вәкилләре, яшьләр сәясәте органнары белгечләре, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре һәм профильле иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре. Программаның төп акценты төбәкләрнең уңышлы тәҗрибәләрен уртаклашуга, актуаль чакыруларны тикшерүгә, эффектив чишелешләр эзләүгә һәм яшьләр мохитендә профилактик чараларны гамәлгә ашыру буенча яңа форматлар, методик тәкъдимнәр эшләүгә ясалачак. Әлеге юнәлеш нәтиҗәләре буенча катнашучылар квалификация күтәрү турында таныклык ала алачак. Шулай ук әлеге юнәлеш кысаларында мәгариф мәсьәләләрен координацияләүче, экстремизмны профилактикалау өчен җаваплы төбәк хакимият органнары җитәкчеләренең урынбасарлары өчен бер көнлек семинар үткәрү планлаштырыла. «Конструктив.Неформат» юнәлеше 2026 елның 11–14 октябрендә профилактик эшне стандарт булмаган киңлекләрдә һәм форматларда оештыру практикасын дәвам итәчәк. Юнәлеш чаралары мәдәният учреждениеләре, иҗтимагый киңлекләр һәм башка шәһәр локацияләре мәйданчыкларында оештырылачак. Квизлар, спектакльләр, экскурсияләр, иҗади очрашулар һәм башка интерактив форматлар аша катнашучыларга иминлек, тәнкыйди фикерләү һәм социаль җаваплылык темаларын тикшерергә тәкъдим ителәчәк. Андый алым форум аудиториясен киңәйтергә һәм классик белем бирү чараларында һәрвакыт катнашмый торган яшьләрне актуаль мәсьәләләрне тикшерүгә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Форумның аерым юнәлеше «Росмолодёжь.Гранты» конкурсы мәйданчыгы булачак, ул катнашучыларга үз инициативаларын гамәлгә ашыру өчен 1 млн сумга кадәр ярдәм алырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, 2026 елда «Конструктив» форумы иминлек мәсьәләләрен тикшерү өчен белем бирү мәйданчыгы гына түгел, ә конкрет чишелешләр булдыру, тәҗрибә уртаклашу һәм үз муниципаль берәмлекләрендә һәм төбәкләрендә заманча профилактик инициативаларны гамәлгә ашырырга әзер яшьләр һәм белгечләр бергәлеген формалаштыру киңлеге дә булачак. Форумның төп нәтиҗәсе – Идел буе федераль округы яшьләренең мәгълүмати, идеологик һәм психологик иминлек дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән яңа проектлар, практикалар һәм методик чишелешләр эшләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International