Шәхси эшмәкәрләргә, адвокатларга, нотариусларга кертемнәрне вакытында түләргә кирәк

2014 елның 23 мае, җомга
Үз эшләре булучыларга мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләве кертемнәрен агымдагы елның 31 декабренә кадәр түләргә кирәк.
Әлеге кертемнәр иминиятләү елының бәясенә карап билгеләнә. Иминиятләү елының бәясе хезмәткә минималь түләү һәм иминият кертемнәре тарифын уникегә тапкырлап санала. 
Иминият кертемнәренең тарифлары түбәндәгечә: ПФР - 26%, ФОМС - 5,1 %. Шулай итеп, 2014 елда Пенсия фондына кертем түләүнең иминият елы бәясе 17325,48, ФОМСка 3399,05 сум тәшкил итә. Киләсе елның январеннан түләмәүчеләрдән недоимка алына башланачак.
Әлеге кертемнәрне шәхси эшмәкәрләр, адвокатлар, шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары түләргә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International