ТР беренчелегендә катнашу нәтиҗәләре

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
17-18 май көннәрендә Әлмәт шәһәрендә 1998-99 елларда туган кызлар арасында футбол буенча ТР беренчелеге узды. Чирмешән кызлары әлмәтлеләргә оттырып - 1:2, ә Аксубай командасын отып - 2:0, икенче урынга чыктылар һәм Казанда узачак финал ярышларында катнашу хокукын яуладылар. 
2000-2001 елларда туган кызлар командасы Яр Чаллының "Виктория" һәм Әлмәтнең "Юность" командаларына оттырдылар, ә Яр Чаллының "Строитель" командасы белән исәп тигез булды. Футболчы кызларыбыз шулай ук финалда катнашачаклар.
Җиңел атлетика буенча Алабугада узган ТР беренчелегендә балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары Мария Алексеева, Артем Андронов, Анна Павлова, Светлана Григорьева, Николай Хмелев призлы урыннарга лаек булдылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International