Азат ителгән дөнья хәтерли...

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
Ленинград! Планетада яшәүче һәр кеше өчен бу каһарманлык, түземлелек, Ватанга мәхәббәт, илебез халкының көчле рухлы булуы үрнәге. Әлеге шәһәр Бөек Ватан сугышы халкыбызга алып килгән фаҗигаләр һәм хәсрәтләр символы да. 1941 елның августында Ленинград тирәсендәге боҗра тоташа. 900 көнгә сузылган кырыс Ленинград блокадасы башлана. Гитлер Ленинградка һәлакәт белән яный, бу шәһәрне җир йөзеннән юк итәргә хыяллана. Ләкин суыкка һәм ачлыкка карамастан, шәһәр укый, эшли, яши. 1944 елның 27 январенда Ленинград блокададан азат ителә.
Район үзәк китапханәсендә Ленинград блокадасын азат итүгә 70 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе узды. Кадет интернат-мәктәбе укучылары электрон презентация белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International