Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең көньяк бүлегендә "Бердәм консультация көне" узды

2014 елның 30 мае, җомга
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең көньяк бүлегендә "Бердәм консультация көне узды". 
15 майда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең көньяк бүлеге гражданнар өчен чираттагы консультация көне уздырды.
Әлеге чара ведомствоның яңа - көньяк территориаль бүлегендә үтте, ул Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 100 йорт адресында урнашкан.
Бу көнне гражданнар төрле ведомство вәкилләреннән (Росреестр, Кадастр палатасы, Пенсия фонды, Салым хезмәте, Казан шәһәре башкарма комитеты, Федераль БТИ) күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү буенча күптөрле сорауларына җаваплар таба алдылар. 
Шунда ук Росреестның электрон хезмәтләре турында да күп мәгълүмат бирелде.
100ләп кеше мөрәҗәгать итеп, сорауларына җавап таптылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International