Үз җиреңнең кадастр бәясен бел!

2014 елның 30 мае, җомга
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе өйдән чыкмый гына үз җиреңнең кадастр бәясен белеп булуы турында хәбәр итә. Моның өчен ведомствоның сайтына керергә кирәк - to16.rosreestr.ru -  «Электронные услуги» - «Справочная информация по объектам недвижимости в режиме On-line». Алга табан эзләүнең бер критериен - кадастр санын, элеккеге номерны яки җир участогының адресын күрсәтү кирәк. 
Шул ук вакытта үз участогыңның гына түгел, теләсә кайсы участокның да кадастр бәясен белеп була. Әгәр дә сез әлеге бәя белән ризалашмыйсыз икән, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан оештырылган күчемсез милек объектының кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсләрне карау комиссиясенә мөрәҗәгать итә аласыз. 
Дәгъва белдерү өчен ТР буенча Росреестр идарәсенә (Авангардная урамы, 74) мөрәҗәгать итеп, гариза язарга һәм документлар пакетын тапшырырга кирәк. 
Тулырак мәгълүматлар өчен тел. (843) 255-25-28 яки ведомство сайтында - «Кадастровый учет» - «Рассмотрение споров о результатах определения кадастровой стоимости.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International