25 май көнне Татарстан Республикасы Росреестр идарәсе хезмәткәрләре Лаеш районының Никольское авылында 22 нче тапкыр уздырылучы "Каравон" Бөтенроссия фольклор бәйрәмендә катнаштылар. Әлеге бәйрәмнән без күңел күтәренкелеге, энергия алып, рухланып кайттык. Бәйрәмне Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев ачып җибәрде. Ә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән кунакларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Өч мәйданчыкта 60лап халык коллективы чыгыш ясады. Бу көнне чын дуслык үрнәгенә шаһит булдык, сәхнәләрдә рус, чуваш, мари, удмурт, башкорт халыклары вәкилләре чыгыш ясадылар, үз милләтләренең рухи байлыкларын, мәдәни мирасларын халыкка җиткерделәр. "Каравон", чынлап та, гаҗәеп бәйрәм икән!